Меню

Категории раздела
Объявления [41]
Поздравления [22]
Прочие [18]
Новости школы [4]
Новости РТ [2]

Архив записей

Электронный журнал


Фраза дня



  •  

    Сафиуллин Вакыйф Зиннәт улы

             1923елда  Кече Әтнә авылында туган.Олы Әтнә урта мәктәбен 1940 елда "бик яхшы» билгеләренә генә тәмамлап, югары уку йортларына имтиханнарсыз керү хокукы бирүче аттестат ала. Бөек Ватан сугышы ветераны. Штурманнарның Харьков хәрби-авиация училищесын тәмамлый. Ерак Көнчыгышта Хәрби-һава көчләрендә хезмәт итә. 1955 елда, авиация полкының өлкән штурманы буларак, Хәрби-һава акдемиясенә кабул ителә. Кораллы көчләрдә 43ел хезмәт итеп, 1984 елда полковник дәрәҗәсендә отставкага китә. Хәзер дә Гагарин исемендәге Хәрби-һава академиясендә укыта, хәрби фәннәр кандидаты, авиацион юк итү чараларын хәрби куллануны оештыру кафедрасы доценты.2 тапкыр Кызыл Йолдыз, II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, "Сугышчан хезмәтләре өчен” медале белән бүләкләнгән. I нче класслы хәрби штурман, "РФ югары мәктәбенең атказанган хезмәткәре” исемнәрен йөртә.

     


    Шәрипов Әхмәт Мөхәммәт улы

             1923 елда Җогып авылында туган. Бөек Ватан сугышы ветераны. 1958 елда Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлый, Әтнә районы халык мәгарифе бүлеге мөдире булып эшли.1963-1984 елларда Олы Әтнә урта мәктәбе директоры. РСФСРның атказанган укытучысы (1961). Укытучыларның Бөтенсоюз съездлары делегаты (1968, 1978). Кызыл Йолдыз, II дәрәҗә Ватан сугышы һәм Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары белән бүләкләнгән. 2003нче елга кадәр Әтнә районы Ветераннар советы рәисе булып эшләде

    Закиров Камил Габдрахман улы

    (1930-1981)

             1930 елда Кышлау авылында туган. 1954 елда Казан дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетын тәмамлый. Математика укытучысы һәм Әтнә халык мәгарифе бүлегендә инспектор, 1963 елдан Олы Әтнә урта мәктәбендә укыту эшләре буенча директор урынбасары булып эшли.РСФСРның халык мәгарифе отличнигы, ТАССРның атказанган у



    Җәләлиев Шамил Шәйхи улы

    1930 елда Югары Шашы авылында туган. Олы Әтнә урта мәктәбен 1948 елда, Казан дәүләт педагогия институтын 1961 елда тәмамлый.1953-1980 елларда Олы Әтнә урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы. Милли мәктәпләр фәнни-тикшеренүинститутының, 1996 елдан ТР Тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре, педагогика фәннәре кандидаты. РСФСРның (1962) һәм СССРның мәгариф отличнигы, Каюм Насыйри исемендәге республика бүләге лауреаты (2001), ТРның атказанган укытучысы. Барысы 11 фәнни китап, шул исәптән «Татар халык педагогикасы» (1997, 2003еллар), «Милли тәрбия нигезләре» (2003ел) китапларының, 150дән артык фәнни-педагогик мәкалә авторы. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында тылдагы фидакарь хезмәте өчен», «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медальләре белән бүләкләнгән.



    Мохтаров Реваль Хәким улы

             1934 елда Олы Әтнә авылында туган. Олы Әтнә урта мәктәбендә 1943-1951 елларда укый. 1951-1974 елларда Совет Армиясендә хезмәт итә, Олы Мәңгәр урта һәм Кече Әтнә җидееллык мәктәпләрендә укытучы, Әтнә райкомында инструктор, культура бүлеге мөдире, Әтнә халык театрында бүлек мөдире булып эшли. 1974-1978 елларда партия эшендә. 1978 елдан 1998 елга кадәр Арча районының социаль тәэминат бүлеге мөдире булып эшләде. III класслы Баш дәүләт советнигы. Әтнә халык театры артисты буларак, берничә тапкыр Бөтенсоюз һәм Бөтенроссия смотрлары лауреаты һәм дипломанты. ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1974), «Хезмәт ветераны» һәм «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медальләре, Россия һәм Татарстанның Мәдәният министрлыкларының Мактау грамоталары белән бүләкләнгән



    Хисмәтуллин Наил Хәйрулла  улы

             1937 елда Кече Әтнә авылында туган. Олы Әтнә урта мәктәбендә 1944-1954 елларда укый. 1954-1969 елларда "Үрнәк күмәк хуҗалыгында йөк төяүче, шофер, бригадир, "Шахтер күмәк хуҗалыгында партоешма секретаре. 3 ел Хәрби-диңгез флотында хезмәт итә. 1969-1972 елларда "Татсельхозмонтаж” трестының ПМК җитәкчесе. 1972-1978 елларда "Тельман” күмәк хуҗалыгын җитәкли, 1978 елдан Әтнә "Сельхозтехника” идарәчесе. 1991-1998 елларда Әтнә районы хакимияте башлыгының беренче урынбасары. 1998-2003 елларда Әтнә почта элемтәсе башлыгы. 2003 елдан 2006 елга кадәр район Ветераннар советы рәисе булып эшләде. Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре (1982). ТР Президентының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән (1997 ел).

     

      

    Профиль
    Среда
    24.04.2024
    22:00

    [ Управление профилем ]

    Новости МО и РТ

    Наш опрос
    Оцените наш сайт
    Всего ответов: 80

    Статистика

    Зарегистрировались: 47
    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    Посетители сегодня:

    Bulat Garipov © 2009-2024
    Создать бесплатный сайт с uCoz  
    тИЦ и PR сайта Казанские Страницы - все веб ресурсы Казани и Татарстана